«Юность» спорт комплексында хатын-кызлар командалар арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Көч сынашулар «Экстремизмга – Юк!» айлыгы һәм «Аксубай районы территориясендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау» программасы кысаларында оештырылды.
Ярышларда районның бюджет оешмалары волейбол сөючеләре катнашты. Спорт мәйданчыгында баталияләр эмоциональ, кискен спорт көрәшендә үтте. Нәтиҗәдә район Советы һәм башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре командасына тиңнәр булмады – ул беренче урынны яулады. Икенче урында 1 нче Аксубай мәктәбе укытучыларының волейбол дружинасы, өченче призлы урынны 2 нче Аксубай мәктәбе вәкилләре алды.
Фото: «Юность» УСЗ архивыннан.
Нет комментариев