Укытучыларның зур киңәшмәсенә мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждение җитәкчеләре җыелды.
Иң актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар күтәрелгән, 2021-2022 уку елында белем бирү оешмалары эшенә йомгак ясалган, киләсе уку елына бурычлар билгеләнгән очрашу Түбән Баланда мәдәният йортында узды. Һәм бу очраклы түгел. Ольга Копонева җитәкчелегендәге Түбән Баланда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы – иң яхшы мәгариф учреждениеләренең берсе.
Секция эше «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында Түбән Баланда, Кәкре Күл һәм Яңа Дума авылларының 13 беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру белән башланып китте.
Муниципаль район башлыгы Камил Гилманов районның мәгариф оешмалары җитәкчеләре корпусын традицион очрашу башлану белән котлады.
– Бүген яңадан-яңа Федераль дәүләт стандартлары (ФГОС) эшләнә – дип мөрәҗәгать итте район җитәкчесе җыелучыларга. –Үзләштереп кенә өлгер. Әмма безнең районда аларны уңышлы тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, моны быел республика дәрәҗәсеннән югарырак булган БДИ нәтиҗәләре дә раслый. Район педагоглары тырышып эшлиләр, иҗади якын килеп хезмәт куялар. Һәм бу, беренче чиратта, җитәкчеләр казанышы, ягъни сезнең хезмәтегез. Инициатива хупланган җирдә, уңышлар да күз алдында.
Камил Гилманов мәгариф оешмалары җитәкчеләренә инде бер атнадан башланачак яңа уку елында уңышлар теләде.
Узган уку елында мәктәпләр һәм балалар бакчалары эшчәнлеге турында хисап доклады белән «Мәгариф бүлеге» казна муниципаль учреждениесе җитәкчесе Рәмзия Зәйдуллина чыгыш ясады. Ул мәгариф оешмалары эшенә йомгак ясап кына калмыйча, бүген алар алдында торган төп бурычларны да атады. Аерым алганда, яңа уку елы башыннан мәктәпләрдә өстәмә белем бирү өлкәсендә мәктәп театрлары эшли башлаячак. Иске Мокшино урта мәктәбе базасында агрокласс ачылачак, ул үзен авыл хуҗалыгы производствосына, югары аграр мәктәпләргә укырга керергә теләк белдергән егет-кызларны әзерләргә ярдәм итәчәк.
Роспотребнадзорның Аксубай районындагы идарәсе баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов санитар-эпидемиологик режим турында искә төшерде, ризык әзерләү блогларының санитар торышы һәм ковидка каршы чараларны үтәү буенча киңәшләр бирде.
Өстәмә белем бирү структурасы – Мәктәптән тыш эшләр үзәге эшчәнлегенә анализ белән аның директоры Николай Еграшкин чыгыш ясады.
Киңәшмәдә катнашучыларга муниципаль психологик-медик-психологик комиссия эшчәнлеге турында методист Сергей Чеверикин сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук мәктәп һәм полиция хезмәттәшлеге мәсьәләсе дә күтәрелде. Бу юнәлештә полиция җитәкчесе Илназ Зәйдуллин, шулай ук балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Фоат Абдуллин чыгыш ясадылар.
Мәгариф учреждениеләре иминлеген тәэмин итү һәм әлеге мәсьәләгә кагылышлы проблемалар буенча Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев чыгыш ясады, ул шулай ук белем бирү оешмалары җитәкчеләре очрашуына йомгак ясады.
Нет комментариев