Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай механизаторлары чәчүдәге нәтиҗәләр өчен бүләкләр алдылар

2023 ел язгы чәчү кампаниясендә ирешкән югары нәтиҗәләр өчен район механизаторлары район җитәкчелегеннән бүләкләргә һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.

Район башлыгы Камил Гилманов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов игенчеләргә хезмәтләре өчен шәхсән рәхмәт белдерү, лаеклы бүләкләрне тапшыру өчен хуҗалыкларга чыктылар. «Волга Селект» авыл хуҗалыгы басуларында рапс чәчүдә игенчеләр Ришат Гатин һәм Инсаф Сөләйманов сменалап эшлиләр. Аларның чәчү комплексы күрсәткече хуҗалык буенча иң югарысы.

«Чистополье» ХКның «Аксу Агро» АФда бөртеккә кукуруз чәчүдә Виктор Маслов һәм Михаил Крестин тырышып хезмәт куя.

– Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт, чын күңелдән алга таба да хезмәт уңышлары телим, – диде Камил Гилманов, алдынгы җир улларына лаеклы бүләкләр тапшырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев