Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәпләре укучылары «Тоталь диктант» яздылар

Район үзәге мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары «Тоталь диктант» акциясендә катнаштылар.

1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган тоталь диктантны шулай ук муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев һәм мәгариф бүлеге мөдире Рәмзия Зәйдуллина да язды.

Кереш сүздән соң мәгариф бүлеге методисты Сергей Чивирикин акциядә катнашучыларга җавап бланкларын тутыру кагыйдәләре турында күрсәтмә бирде. Җиңү диктантының биремнәре КИМнан (контроль-үлчәү материалларыннан) торды. 25 биремнең 15е җавап сайлауны таләп итә, ә ун биремгә язмача җавап бирергә кирәк иде.

Диктант алдыннан Станислав Зайцев чыгыш ясады.

– Бүгенге тоталь диктант, Җиңү диктанты – әдәбият, сәнгать һәм тарих буенча белемнәрне тикшерү мөмкинлеге генә түгел, – диде башкарма комитет җитәкчесе. – Бу шулай ук илебез тарихын, Бөек Ватан сугышы тарихын яңадан язарга тырышучыларга карата үз мөнәсәбәтебезне белдерү, аның турында хакыйкатьне яклау мөмкинлеге. Һәм, бу мөһим акциядә катнашып, без ниндидер дәрәҗәдә Россия азатлыгын һәм бәйсезлеген яклаган, һәрберегезнең бүген үз хыялын тормышка ашырырга мөмкинлеге булган кешеләргә бурычыбызны кайтарабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев