Аксубай мәктәпләре тәрбияләнүчеләре Нурлат шәһәрендә узган «Татарстан Республикасының шаяннар һәм тапкырлар клублары» зональ уенында уңышлы чыгыш ясадылар.
Аксубайның 2 нче һәм Г.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпләренең сигезенче сыйныфлар укучылары үзләренең зирәклекләре һәм артистлык осталыклары белән тамашачыларны – күрше районнар командаларын гына түгел, жюрины да таң калдырдылар. Эксперт комиссиясе әгъзалары, аларның сокландыргыч чыгышына тиңнәр булмады, дип билгеләп үтте.
Нәтиҗәдә В.Г. Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп укучыларына беренче урын бирелде. Остаз Галиева Әлфирә Әмирҗан кызының тәрбияләнүчеләре тамашачыларның һәм эксперт комиссиясе әгъзаларының күңелен искиткеч юмор хисе белән генә түгел, шулай ук харизм һәм команда рухы белән дә яуладылар.
Аксубай 2 нче мәктәбе командасы татар телендә чыгышы ясаучы командалар арасында III урынны алды. Шакирова Мәрьям Ваккас кызының укучылары телне һәм мәдәниятне яхшы белүләрен һәм креатив булуларын күрсәттеләр.
Нет комментариев