Аксубай мәктәпләре директорлары спортны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бүләкләр алдылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәпләре директорлары спортны үстерүгә керткән хезмәтләре өчен бүләкләр алдылар

Район Советында чираттагы атналык аппарат киңәшмәсе уңай нотадан башланды.

Спартакиада нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы булды.

Район башлыгы Алмаз Мингулов 2025-2026 уку-тренировка елында иң күп балл җыйган 3нче Аксубай урта мәктәбенә мәктәп директорларының XVI Спартакиадасында беренче урын өчен рәхмәт белдерде. Икенче урын өчен – Аксубайның 2нче мәктәбенә, өченче урын өчен Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1нче мәктәбенә рәхмәт белдерелде. Район җитәкчесе мәгариф учреждениеләре директорларына спортны үстерүдәге актив эшләре өчен рәхмәт белдерде, яңа уңышлар теләде.

Фото район Советы архивыннан.


Нет комментариев