Аксубай мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары эштә
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары эштә

2нче Аксубай урта мәктәбенең яшь юл хәрәкәте инспекторлары агитбригадасы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында чыгыш ясады.

Укучылар мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән Юл хәрәкәте кагыйдәләрен уен формасында кабатладылар, нәниләргә светофорның, кичү юлының ролен һәм шулай ук юл билгеләренең билгеләнешен ачып бирделәр, алар белән берлектә тәртипле йөртүчеләр өчен медальләр ясадылар.

Яшь инспекторлар чара программасын флешмоб белән тәмамладылар.


Нет комментариев