Советлар Союзы Герое Григорий Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбендә «Ватаныбызның данлы уллары» дигән патриотик сәгать узды.
Укучылар белән очрашуга әлеге мәктәпне тәмамлаган, хәзерге вакытта Россия Армиясенең хәрби хезмәткәре Сергей Титов килде.
Ул Югары Баланда авылында туган. Кәкре Күл урта мәктәбен тәмамлагач, Төньяк флотта вакытлы хезмәттә була. 1998 елдан Россия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хезмәт итә.
Укучылар белән очрашу бик җылы, кызыклы атмосферада узды. Танк взводы командиры Оренбург өлкәсендә узган хәрби көннәр турында сөйләде. Ул танкист. Үзенең “сугышчан дусты” – Т-72 танкы белән 24 ел аерылгысыз. Балалар ул сөйләгәннәрне зур игътибар белән тыңладылар. Алар кунакка мәктәптә яраткан фәннәре һәм нинди билгеләр алуы, танк эше һәм аның төзелеше, хәрби дуслык һәм сугышчан туганлык турында сораулар бирделәр.
Нет комментариев