Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәктәбе ял лагеренда волонтерлар эшләде

Аксубай 2 нче мәктәбе каршындагы сәламәтләндерү лагеренда волонтерлык чарасы узды

Тәрбиячеләр балаларның игътибарын волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итүне максат итеп куйдылар.

Өченче отряд тәрбиячеләр җитәкчелегендә «Волонтер – ул текә» чарасын оештырды. Вожатыйлар балаларга, гәрчә һәр кеше дә түләүсез яхшылык эшли алмый, әмма андыйлар да бар, дигән фикерне җиткерергә тырыштылар. Андый кыюлар югалучыларны эзләү, җәмәгать урыннарын җыештыру, картларга һәм балаларга ярдәм итү һәм башка эшләр белән шөгыльләнәләр.

Лагерьда тәрбияләнүчеләр, һәр кеше дә яхшылык атмосферасында яшәргә һәм үзе дә аны булдырырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килделәр.

– Яхшылык берләштерә, якынайта, дуслык тудыра. Ул көчсезләрне көчле, көчлеләрне киң күңелле итә, ә бөтен дөньяны – чиста һәм якты итә, – дигән фикерләрен белдерделәр балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев