Ураза гаете яисә Ид Әл-Фитр – мөселманнар өчен иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.
Рамазан ае дәвамында мөселман кардәшләребез бер-берсенә шәфкатьле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тырыштылар, тәравих намазларына мәчеткә килделәр, мохтаҗларга фитыр сәдакалары бирделәр, ифтарлар уздырдылар, бары изгелек кенә кылырга тырыштылар.
Ураза бәйрәме көнне Аксубай районы мәчетенә иртәнге 5 тулганчы бик күп халык җыелды. Җәмәгать белән иртәнге намаз укылды.
Район имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов чараны башлап, барысын да изге Рамазан ае тәмамлану белән тәбрикләде һәм вәгазь сөйләде.
Бәйрәм вәгазендә ул Коръән сүрәләрен укыды, изге Рамазан аенда Ураза тотуының мөселманнар тормышында әһәмияте, һәм аның дин тотучылар өчен мәҗбүри булуы турында бәян итте.
Кояш чыккач, дин тотучылар бәйрәм намазы укыдылар.
Җыелучыларга котлау һәм изге теләкләр белән район башлыгы Алмаз Мингулов мөрәҗәгать итте.
– Рамазан аенда, Ураза гаете көннәрендә яңгыраган вәгазъләр, теләкләр, ихлас күңел белән кылган догаларыбыз, эшләребез күңелләребезне тынычландырсын, – диде ул, мөселманнарга мөрәҗәгать итеп. – Сугышлар хәерлесе белән тәмамлансын, якташ-сугышчыларыбыз өйләренә исән-имин әйләнеп кайтсыннар, тынычлыкта, иминлектә яшәргә язсын.
Мәчеттән соң мөселманнар зиратларга баралар, якыннарының рух-шәрифләренә дога кылалар.
Исламда тагын бер зур бәйрәм – Корбан бәйрәме, ул Ураза бәйрәменнән соң җитмеш көн узгач билгеләп үтелә.
Нет комментариев