Аксубай мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды
Соңгы яңалыклар

Аксубай мәчетендә балалар өчен бәйрәм оештырылды

Аксубай үзәк мәчетендә балалар өчен Ураза гаете кысаларында дини чара узды.

Бу матур чара балаларның язгы каникул көннәренә туры китереп үткәрелде. Бәйрәм район мөхтәсибәте тарафыннан бер төркем мөслимә апалар ярдәме белән оештырылды.

Район үзәк мәчете имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Камалетдинов һәм район үзәк мәчете имам-хатыйбы Шакирҗан хәзрәт Сыраев балаларга дин нигезләре, ислам динендәге мөһим бәйрәмнәр, йолалар һәм гореф-гадәтләр турында сөйләделәр.

Бәйрәм төрледән-төрле уеннар белән дәвам итте. Балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, бер-берсе белән көч сынаштылар, үзләре белгән дога-сүрәләрне укып күрсәттеләр. Бергәләп, тәмле-тәмле ризыклардан авыз итеп, чәй эчтеләр. Бәйрәмнән балалар онытылмаслык хис-кичерешләр алып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, күтәренке күңел белән киттеләр.

Район үзәк мәчете мөхтәсибәте бу изге эштә катнашкан мөслимә хатын-кызларга олы рәхмәтләрен җиткерә.


Нет комментариев