Аксубай кызы матурлык бәйгесе призеры булды
Аксубай районы вәкиле Анастасия Айдова «Уяв» республика чуаш мәдәнияте бәйрәме кысаларында узган «Уяв пики – 2023» матурлык бәйгесендә икенче урынны алды.
Фото: Вера Александрова архивыннан.
Конкурста Татарстаннан һәм Чуашстан Республикасыннан 11 кыз катнашты. Шул исәптән Иске Үзи авылы кызы Анастасия Айдова да. Ул Казан университеты студенты, булачак лингвист, инглиз һәм кытай телләрен өйрәнә. Анастасия конкурсның барлык этапларын да лаеклы узды: бәйрәм ачылышында катнашты, визит номеры белән чыгыш ясады, иҗади турда трио составында чуаш җырын җырлады. Аңа әнисе – Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова һәм авыл мәдәният йорты методисты Елена Айдова ярдәм итте. Трио чыгышы аудиториядә җанлы кайтаваз тудырды.
Быел шартлар өченче бирем планында үзгәрде: милли ризык урынына кызлар кием тәкъдим иттеләр. Анастасия борынгы чуаш киемнәрен күрсәтте. Ул жюрига һәм күпсанлы тамашачыларга кием детальләренең максаты һәм аның тарихы турында сөйләде. Нәтиҗәдә, аңа икенче урын бирелде.
–Бу минем өчен көтелмәгән булды, – ди Анастасия. – Бүләкләү мизгелен зур тәэсирләр белән искә алам. Шулай да, бу биремнәрне үтәү җиңел булмады. Катнашучылар белән без дуслашып өлгердек. Ярышларның шартлары безнең арадагы мөнәсәбәтләргә тәэсир итмәде, кызлар бер-берсен чын күңелдән, җылылык белән котладылар. “Чăваш пики” конкурсы бик күп күңелле мизгелләр китерде, уңай эмоцияләр бүләк итте!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев