Аксубай коткаручыларының данлы традициясе – туган көн белән котлау
Соңгы яңалыклар

Аксубай коткаручыларының данлы традициясе – туган көн белән котлау

Бүген иртән Аксубай янгын-коткару гарнизонында эш көне котлаулар белән башланып китте.

Каравыл җитәкчесе Минәсхәт Баһаветдинов 54 нче туган көнен билгеләп үтте. Ул чирек гасырдан артык гомерен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хезмәт итүгә багышлаган.

Традицион разводтан соң хезмәттәшләрен Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов һәм кул астында эшләүчеләр котлады.
Янгын сүндерүче-коткаручыларның тәбрикләү традицияләрен видеода сурәтләдек.


Нет комментариев