Аксубай районы вәкилләре билбау көрәше буенча легендар Россия һәм дөнья чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә багышланган бил алышу ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар.
Турнирга Татарстан районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 150дән артык спортчы җыелды.
Безнең көрәшчеләр район данын лаеклы якладылар. Иске Ибрайдан Айнур Хәсәншин (тренер Җәмил Сайфуллин) үзенең яшь төркемендә икенче урынны алды. Илһам Камалов тәрбияләнүчесе Түбән Татар Майнасыннан Зөлфәт Җамалетдинов ярышларның бронза призеры булды.
Нет комментариев