Аксубай үзәк китапханәсендә Эко-китапханә академиясе кысаларында чираттагы «Укы. Танып бел. Иҗат ит» дәресе узды
Китапханәчеләр дәресне гадәти булмаган рәвештә оештырдылар: балалар төркемен ике командага бүлделәр һәм алар белән кызыклы квест-уен үткәрделәр. «Чәчәкне танып бел» викторинасы бик күңелле үтте – балаларга үз белемнәрен чәчәкләргә бәйле эштә күрсәтергә кирәк булды. Шулай ук яшь табигать сөючеләргә билгеле бер сүзләрдән җөмлә төзү бурычы йөкләнде. «Чәчәкләрдән анаграмма» чарасында, шулай ук тема буенча хәрефләрне дөрес урнаштыру таләп ителде. Соңгы этап – «Төрле филворд» булды, балалар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр.
Алда яшь экологларны практик сәгать көтте. Алар үзәк китапханә территориясендә чәчәк үсентеләре утырттылар. Шунысы игътибарга лаек: малайлар һәм кызлар бу чәчәкләрнең орлыкларын Эко-китапханә академиясенең алдагы дәресләренең берсендә чәчкәннәр иде.
Фото: үзәк китапханә архивыннан.
Нет комментариев