Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсендә Тукай шигырьләре яңгырады

Үзәк китапханәдә «Тукай – татар шигъриятенең якты кояшы» дип аталган район әдәби-шигъри бәйгесе узды

Чара татар теле һәм әдәбияты декадасы кысаларында оештырылды.

Бу көнне уку залында кеше күп иде. Бәйге мәйданчыгында чын шигърият яратучы мәктәп укучылары, авыл китапханәләре китапханәчеләре, укытучылар һәм тәрбиячеләр җыелды.

Әдәби-шигъри бәйгегә китап-мәгълүмати күргәзмә оештырылды, әйдәп баручы китапханәче Фәймә Гатина аңа күзәтү ясады. Ул шулай ук бөек шагыйрьнең төп тормыш һәм иҗат чорлары турында сөйләде.

Бәйге югары нотада үтте. Тукай иҗатын яратучылар аның шигырьләрен илһамланып укыдылар. Жюри һәр чыгышны югары бәяләде. «Үзең иҗат иткән шигырь «Яраткан Тукай» номинациясендә Алина Андреева шигъри талантын күрсәтте һәм җиңүче булды.

Төрле номинацияләрдә беренче урыннарны Николай Луконин, Ангелина Павлова, Айгөл Хамәтшина, Алинә Әхмәтҗанова, Зариф Вәлиев яуладылар.
Снежана Антонова, Зилия Сибгатуллина, Язилә Гыймалетдинова, Ләйлә Кыямова – икенче призерлар булдылар.
Өченче призлы урыннар Азалия Фәттаховага һәм Зәмирә Гатинага бирелде.
Һәр конкурсант катнашкан өчен – диплом, аларны әзерләгән китапханәчеләр һәм укытучылар сертификатлар алдылар.

Фото: үзәк китапханә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев