Аксубай китапханәсендә туган якны өйрәнү дәресе узды
Гаилә китапханәсенә килүчеләрне туган якны өйрәнү буенча «Туган төбәк буенча сәяхәт» сәгатен оештырып, кече ватанның истәлекле урыннары белән таныштырдылар.
Балалар Аксубай районы чишмәләре белән бәйле легендалар турында белделәр, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә иң борынгы бина тарихы белән таныштылар. Китапханә хезмәткәрләре китап укучылар белән җирле авторларның туган төбәкне өйрәнү буенча әдәбиятына күзәтү ясадылар.
«Туган төбәк буенча сәяхәт» чарасы «Аксубай кичә, Аксубай бүген» презентацияләр слайдларын карау белән төгәлләнде. Аңа бистәнең үткәне турында, шулай ук бүгенге көндә аның нинди булуы турында сөйләүче фотографияләр кертелгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев