Аксубай китапханәсендә әдәби очрашу якташ язучыга багышланды
Үзәк китапханәдә «Туган тел — әти-әнием теле» әдәби сәгате үтте
Чара чуаш шагыйре, язучы, Алексей Талвир исемендәге әдәби премия лауреаты, якташыбыз Иван Павловның (Актай) тууына 80 ел тулуга багышланды.
Чарага «Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләр, «Илһам / Вдохновение» әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, поэзия сөючеләр чакырылды.
Китапханә хезмәткәрләре әдәбиятчының иҗат юлы турында сөйләделәр. Шагыйрьнең рус һәм чуаш телләрендә шигырьләре яңгырады. Әдәби очрашуда катнашучылар зур кызыксыну белән Николай Янилкин һәм Александр Евграфовның якташ турындагы хикәяләрен тыңладылар.
Китапханәдә үткәрелгән бер сәгать Алексей Талвирның тормышыннан күп кенә яңа кызыклы мизгелләрне ачты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев