Аксубай китапханәсенә яңа китаплар кайтты
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәсенә яңа китаплар кайтты

Үзәк китапханә фонды 60тан артык исемдәге китаплар белән тулыланды.

Рус һәм татар телләрендәге басмалар. Шул исәптән хәзерге заман шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләре: Р. Шәфигуллинның «Асылбикә күз яшьләре», Д. Гайнетдинованың «Көй өзелсә нишләрсең?», Э. Ситдыйкованың «Таш тамыры», К. Сәгъдәтшинның «Суд залыннан» һәм Г. Гыйльманованың «Албастылар-2» китаплары.

Шулай ук сәнгать иҗатын яратучылар танып белү тематик әдәбияты белән таныша алалар.

Фото: Аксубай китапханәсе архивыннан.


Нет комментариев