Аксубай китапханәләре патриотик тәрбия буенча зур эш алып баралар
Соңгы яңалыклар

Аксубай китапханәләре патриотик тәрбия буенча зур эш алып баралар

Сөнчәле авыл китапханәсе мөдире Людмила Егорова да бу юнәлештә күп эш башкара.

Әйтик, дәүләтнең төп символы булган Россия байгагы көненә ул китапханә сайтында “Байрак турында без нәрсә беләбез?” дигән сораштыру-викторина үткәрде. 

Китапханәнең даими укучылары анда бик теләп катнаштылар. Викторина өч этапта үтте. 

– Дәүләт әләме – беренче чиратта илнең үсеш тарихы, – ди китапханәче. – Ул дәүләтнең тарихи юлының һәм башка үзенчәлекләрен белдерә. 

Китапханәче шулай ук укучылар белән “Бу флагны бөтен дөньяда беләләр” дигән танып белү сәгате үткәрде, аның барышында ул ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге Россия флагын булдыру тарихы һәм аның төсләренең символик мәгънәсе турында сөйләде.


Нет комментариев