Аксубай юлларын фаҗигале хәлләрдән сакларга
Соңгы яңалыклар

Аксубай юлларын фаҗигале хәлләрдән сакларга

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев җитәкчелегендә Юл хәрәкәте иминлеге буенча муниципаль комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2 февральдә Аксубай – Федоровка – Яңа Ибрай юлында булган үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. “Лада” автомобиле, Яңа Ибрай авылы ягыннан Аксубай бистәсе юнәлешендә хәрәкәт итеп, 2008 елда туган җәяүлене бәрдергән. Тән җәрәхәтләреннән яшүсмер ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. Әлеге һәлакәт факты буенча тикшерү бара.

Утырышта хәбәр ителгәнчә, әлеге участокта юл чистартылган, юлның киңлеге 10 метр чамасы, тизлекне 50 км/сәгатькә кадәр чикләү билгеләре куелган. Әмма һәлак булган җәяүленең киемендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булмаган. Мөгаен, шуңа күрә аны караңгыда соң күргәннәрдер.

Фаҗигале хәлне анализлап, комиссия берничә карар кабул итте. Шул исәптән: әлеге юл участогына тавыш полосалары урнаштыру, 2027 елга юл эшләре программасына ясалма яктыртуны кертү. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның киемнәрендә фликерлар булуы мәҗбүри булсын өчен, мәктәп укучылары һәм яшьләр арасында аңлату эшләре алып бару. Киемдәге яктылык кайтаргычлар кискен хәлдә гомерне саклап кала ала – бу хакта җәяүлеләр исләрендә тотарга тиеш.

Комиссия шулай ук тиешле хезмәтләргә урам-юл челтәрен тикшереп торырга тәкъдим итә: беренче чиратта җәяүлеләр кичүе урыннарында карны даими чистартып торырга кирәк.

Кабул ителгән карарларның төп максаты – трассаларда һәм бистәдә, бигрәк тә җәяүлеләр катнашында, авария хәлләренә юл куймау.


Нет комментариев