Районның кайбер торак пунктларының юл челтәрләрен зур яңарту көтә. Бу хакта «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалында хәбәр иттеләр.
Быел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән җиде торак пунктта гомуми озынлыгы 5 км (5,310 км) булган җирле әһәмияттәге урамнарны ремонтлау планлаштырыла. Бу эшләргә 156 миллион сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Шул исәптән: Яңа Ибрай авылында Совет урамына (1000 м); Карасу авылында Киров урамына (1000 м); Урмандеево авылында Ленин һәм Комсомол урамнарына (800 м); Татар Сөнчәлесе авылында Үзәк, Тукай урамнарына (850 м); Иске Кыязлы авылында Үзәк урамга (900 м); Черемушка авылында Ленин урамына (360 м); Киса авылында Яңа урамына (400 м).
Шулай ук, 2026 елга район торак пунктларының юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау кысаларында 1,331 км гомуми озынлыктагы эшләр планлаштырылган. Юлларны капиталь ремонтлау Яңа Татар Адәмсуы авылының Юл һәм Үзәк урамнарында – 1166 метр, Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең П. Шелеби урамында – 165 м.
2026 елга Аксубай районында торак пунктларның 0,654 км озынлыктагы асфальт-бетон түшәлгән юл-урам челтәрен капиталь ремонтлау күздә тотыла: Аксубай шәһәр тибындагы бистәсенең М. Җәлил урамында – 316 м, Кызылармеец урамында – 262 метр; Кәкре Күл авылының Ленин урамында – 76 метр.
Гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юлларда муниципаль юл эшләре программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшләр (2026 елгы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы): җәяүлеләр өчен проекцияле кичү (Аксубай шәһәр тибындагы бистәсе, Мазилин урамы).
Шулай ук 2026 елда 1120 метр озынлыгындагы юлларда гомуми файдаланудагы җирле юлларны төзекләндерү муниципаль программаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән эшләр башкарылачак. Шул исәптән: Аксубай бистәсенең Шоссе урамында – 263 м; Золин урамында – 235 м; Совет урамында – 26 м; Победа урамында – 596 м.
Гомуми файдаланудагы төбәк юлларын ремонтлау өчен 1 392 797,398 сум акча бүлеп бирелгән. Бу акчалар «Аксубай – Федоровка» автомобиль юлын капиталь ремонтлауга – 5183 м; «Чистай – Аксубай – Нурлат» – Шәрбән» автомобиль юлын төзекләндерүгә – 1904 м; «Чистай – Аксубай – Нурлат» – «Иске Мокшино – Кече Сөнчәле» юлын капиталь ремонтлауга – 1623 м тотылачак; «Чистай – Аксубай – Нурлат» – Иске Мокшино» – 5 300 м. озынлыгындага автомобиль юлларын үзгәртеп кору; 3 970 м озынлыгында «Аксубай – Федоровка – Иске Үзи» автомобиль юлын капиталь ремонтлау планлаштырылган.
«Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы «Тормыш өчен инфраструктура» программасы буенча 1 200 метр озынлыкта «Чистай – Аксубай – Нурлат» автомобиль юлын ремонтлау эшләрен төгәлләгән.
Нет комментариев