Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай ишегалдында тарих турында фикер йөрттеләр һәм уеннар уйнадылар

Золин урамындагы 30нчы, 32нче күпфатирлы йортлар ишегалдында (автовокзалның элеккеге бинасы янында) ишегалды бәйрәме узды.

Аны Аксубай туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре оештырды. Бу чарада катнашкан һәркем өчен район тарихына чумып, яңа белемнәр алу һәм вакытны күңелле итеп үткәрү мөмкинлеге туды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Станислав Зайцев бәйрәмне ачып, халыкны җылы котлады һәм аларга күңелле һәм файдалы ял теләде.

Чара программасы бай һәм төрле иде. Балалар өчен осталык дәресләре эшләде, алар анда үз куллары белән үзенчәлекле сувенирлар һәм эшләнмәләр ясарга өйрәнделәр. Өлкәннәр Аксубай районы тарихы белән таныша, белемнәрен арттыра һәм истәлекләр белән алмаша алдылар.

erid: 2Vtzqw6pLty

Татьяна Убейкина җитәкчелегендә «Беренчеләр хәрәкәте» яшьләр оешмасында катнашучылар бәйрәмгә аерым җанлылык керттеләр. Алар балалар өчен традицион ишегалды уеннары: скакалка белән сикерү, акбур белән асфальтта рәсем ясау, хәрәкәтчән команда уеннары оештырдылар. Кич күңелле һәм истә калырлык булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев