Аксубай ишегалдында чәчәкләр – йортның визит карточкасы кебек
Соңгы яңалыклар

Аксубай ишегалдында чәчәкләр – йортның визит карточкасы кебек

Романов урамы, 18 нче йортта яшәүчеләр иртә яздан көз ахырына кадәр гөрләп чәчәк атып утыручы түтәлләргә карап хозурланалар.

Аксубай күп фатирлы йортларның барлык ишегалларындагы кебек үк, бу йорт ишегалдында да «Безнең ишегалды» дәүләт программасы кысаларында төзекләндерү эшләре башкарылды. Әмма асфальт, эскәмияләр һәм яктырткычлар гына аның бизәге түгел — монда чын чәчәкле почмак барлыкка килгән. Бу үзгәрешнең инициаторы һәм төп чәчәкләр үстерү остасы Ләйсән Хисмәтова тырышлыгы белән ел саен территория тагын да матуррак һәм ямьлерәк була бара.

Ишегалды мәйданчыгында һәм йорт каршында иртә яздан көз азагынача күпьеллык һәм берьеллык чәчәкләрнең төрле төрләре чәчәк атып утыра.

Биредә бәрхет, цинния, лалә, хост, канәфер, роза, спирея, жасмин, гортензия, лалә, шулай ук беренче чәчәкләр, флокс, ирис, бадан, астра, питуния һәм люпин гөлләрен күрергә була. Һәр чәчәк күзне сөендерә, ә кичләрен ишегалдында сүзләр белән әйтеп бирә алмаслык хуш ис тарала.

Эш көненнән соң Ләйсән Равил кызы үсемлекләрне тәрбияләү, аларга су сибү, тукландыру белән мәшгуль. Ләйсән Хисмәтова, Лидия Кривохижа, Любовь Макарова һәм Елена Терентьева тырышлыгы белән, күршеләр иртә яздан ук гүзәл чәчкәләр белән ләззәтләнәләр.

Романов урамындагы 18 нче йорт район газетасы игълан иткән «Иң чәчәк атучы бакча» бәйгесендә катнаша.


Нет комментариев