Мәктәп укучылары өчен шашка һәм шахмат буенча ярышлар район Сабан туе бәйрәменең иң кызыклы вакыйгаларының берсе булды.
– Балалар бик актив һәм спорт кәефе белән уйнадылар, – дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Геннадий Горбунов. – Һәм уеннар да бик кызыклы килеп чыкты.
Шахмат буенча турнирда аеруча кискен көрәш барды. Аксубай 2 нче мәктәбе малайлары арасында Олег Пименов җиңү яулады. Көмеш медальгә шул ук мәктәп укучысы Кәрим Әгъләмиев лаек булды. Өченче урын Илдар Бурнадскийга бирелде.
Кызлар арасында да көч сынашулар кискен барды. Алтын медальне – Казан мәктәбе укучысы Ралинә Гобәйдуллина, көмеш призны –Аксубайның 2 нче мәктәбе укучысы Есения Безрукова, бронзаны 3 нче Аксубай мәктәбе укучысы Валерия Ильмухина яулады.
Шашка уйнаучылар арасында бик күп яңа талантлар бар иде. Беренче урынны – Кәрим Әгъләмиев (2 нче мәктәп), икенче урынны – Радель Кәлимуллин (Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәп), өченче урынны Андрей Мясников (3 нче мәктәп) алды. Кызлар арасында – Валерия Ильмухина җиңүче булды, призер – Екатерина Салахова, өченче урынны Есения Безрукова яулады.
Нет комментариев