Аксубай инициативасы республика конкурсы экспертлары тарафыннан хупланды
Соңгы яңалыклар

Аксубай инициативасы республика конкурсы экспертлары тарафыннан хупланды

«Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Аксубай территориаль бүлегенең «Бердәмлек һәм гармония йорты» дип исемләнгән проекты «Курше-фест» ишегалды территорияләренең республика конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган конкурска 585 гариза кергән. Экспертлар 64 иң яхшы проектны сайлап алган, шулар исәбендә «Бердәмлек һәм гармония йорты» да бар.

– Проект яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән, – дип сөйли идея авторы җирлекара китапханәләр системасы директоры Ирина Телешева. – Июльдән сентябрьгә кадәр без Октябрь (14, 16, 16а йортлар) һәм Мазилин (13, 15 йортлар) урамнарындагы күпфатирлы йортлар территориясен колачлаячак өч төрле форматлы чара үткәрергә планлаштырабыз. Гуляев исемендәге скверда зур бәйрәм фестивале Романов урамындагы 14, 16 һәм 18 йортларда яшәүчеләрне берләштерәчәк.

«Курше-фест» конкурсында җиңү инициативаны алга таба үстерү өчен яңа мөмкинлекләр ача, шулай ук район халкын иҗтимагый тормышта катнашырга һәм бергәләп яшәү өчен уңайлы һәм матур мохит булдырырга рухландыра.


Нет комментариев