Аксубай игенчеләре көзге чәчүне төгәлләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай игенчеләре көзге чәчүне төгәлләделәр

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көзге культураларны чәчү кампаниясе тәмамланды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 сентябрьгә район буенча 16000 гектарга якын көзге игеннәр чәчелгән. Шул исәптән 15300 гектар көзге бодай, 600 гектардан артык арыш чәчелгән.

Уҗымнарның иң зур мәйданы – 6400 гектардан артык – «Аксу Агро» Аф «Чистополье» ХКда, 4200 гектардан артык – «Аксу Агро» ҖЧҖдә, 3500 гектардан артык – «Волга-Селект»та. Механикалаштырылган звенолар җаваплы бурычны кыска агротехник срокларда үтәделәр.


Нет комментариев