Аксубай яшь рәссамнары «Дядя Степа»ны сурәтләделәр
Районда «Полицейский Дядя Степа» Бөтенроссия балалар иҗаты бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Бәйгедә Балалар иҗат мәктәбенең сәнгать бүлегендә тәрбияләнүчеләр актив катнашты. Балалар кул астында булган материалларны, шулай ук пумала һәм буяулар кулланып, төрле жанрларда эшләр башкардылар. Катнашучыларның эшләре Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. Кулдан эшләнгән әйберләр — панно, сыннар, картиналар — барысы да югары дәрәҗәдә башкарылган. Мәктәп директоры Марина Бикмуллина һәм укытучылар Людмила Жирнова, Крестина Серкова үз укучыларын җаваплы сынауга әзерләделәр, эшләрендә дуслык һәм патриотизм темаларын ассызыкладылар. Жюри идеяләрнең оригинальлеген, башкару осталыгын һәм бәйге темасына туры килүен билгеләп үтте.
Бәйге йомгаклары буенча 1 урын Нелли Жирновага, Аселя Алмакаевага һәм Глеб Макаровка бирелде. Икенче призерлар: Дарья Мокина, Николай Серков һәм Мария Мокина. Жюри өченче урынны Алинә Гыйльметдинова һәм Валерия Парфеновага бирде.
Призерларны бүләкләү эчке эшләр бүлегендә узды. Яшь рәссамнарны бәйгедә уңышлы катнашулары белән Россия ЭЭМның ТР буенча Аксубай районы бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илназ Зәйдуллин һәм ПДН инспекторы Алисә Сафина котладылар һәм дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев