Аксубай яшь армиячеләре төбәкара турнирда «көмеш» яуладылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай яшь армиячеләре төбәкара турнирда «көмеш» яуладылар

Иске Тимошкино мәктәбе командасы Яр Чаллыда узган хәрби-гамәли спорт төрләре буенча төбәкара ярышларда икенче урынны яулады.

Аксубай командасы югары нәтиҗәләр күрсәтте. 25 команда, 125тән артык катнашучы көч сынашты. Яшь армиячеләр автоматны сүтеп-җыюда, автомат магазинын патроннар белән коралландыруда җитезлек, пневматик винтовкадан ату осталыгын күрсәттеләр.

Составында Александр Чудинов, Денис Аниськин, Кирилл Вдовин һәм Дмитрий Бульбов булган Аксубай дружинасы алты команда белән көч сынашты. Алар арасында: мәйданчык хуҗалары, Кукмара районы һәм Башкортостан Республикасының Октябрьский шәһәре командалары да бар. Безнең үсмерләр барлык этапларны да уңышлы үттеләр. Шәхси зачетта Денис Аниськин командага автоматны сүтеп-җыюда 3 нче урын, Кирилл Вдовин – пневматик винтовкадан атуда 1 урын китерде, эстафетада Аксубай командасына тиңнәр булмады.

Нәтиҗәдә, команда зачетында районның яшь армиячеләре икенче призер булдылар!

Яшь армиячеләр командасының җиңү шатлыгын хаклы рәвештә ТИН укытучысы һәм тренер Владимир Красильников та бүлешә.

Фото: Иске Тимошкино мәктәбе архивыннан.


Нет комментариев