Аксубай һәм Яңа Чишмә укучылары хуҗасыз хайваннарга ярдәм иттеләр
Аксубай үзәк китапханәсендә балалар һәм яшьләрнең «Беренчеләр хәрәкәте» Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт бүлекчәсенең Яңа Чишмә һәм Аксубай вәкилләре белән очрашуы узды.
Балаларга сөйләшер, фикер алышыр нәрсә бар иде. Чөнки «Беренчеләр хәрәкәте» – кызыклы һәм мөһим эшләр белән шөгыльләнү, иҗатта, спортта, мәдәнияттә үз белемеңне, сәләтеңне күрсәтү мәйданчыгы. Балалар яшьләр хәрәкәте чараларында катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. «Игелекле эшләр территориясе» проектын тормышка ашыру кысаларында «Беренчеләр» «Ярдәм тәпие» хәйрия акциясендә катнаштылар. Иреклеләр «Вега» приюты хайваннары өчен азык җыйдылар.
Фото: үзәк китапханә архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев