Аксубай гражданнарына эш тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай гражданнарына эш тәкъдим иттеләр

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе белән берлектә эш урыннары вакансияләре ярминкәсе үтте.

Бу көнне мәшгульлек үзәгенә 32 кеше килде. Вакансияләр ярминкәсе эшендә мәдәният йорты, «Нежность» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Аксубай урманчылыгы, «Радуга» балалар бакчасы, «Татавтодор» бүлекчәсе, мәгариф бүлеге, «Аксу Агро» ҖЧҖнең кадрлар хезмәте белгечләре катнашты.

Эшсез гражданнарга даими һәм сезонлы нигездә 21 эш урыны тәкъдим ителде: ярдәмче эшче, клуб методисты, хисапчы, механик, машина йөртүче, тракторчы, урман мастеры, социаль хезмәткәр, кухня эшчесе, лаборант, юл эшчесе вакансияләре.

Оешма вәкилләре дәгъвачыларга хезмәт шартлары, социаль гарантияләр, кандидатураларга таләп турында сөйләделәр. Гражданнар әңгәмә үттеләр һәм эшкә юлламалар алдылар.


Нет комментариев