Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай гаиләсенә торакка сертификат тапшырылды

Торак сатып алу өчен социаль түләүләр алуга хокук турындагы таныклыкны Аксубайдан Елена һәм Алексей Петровлар гаиләсе алды.

Аны эшлекле дүшәмбедә район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов тапшырды.

– 907 мең сумга сертификат «Татарстан Республикасында яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» төбәк проекты кысаларында тапшырыла. Бу яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшыртуга торак бәясеннән 35 процент күләмендә федераль финанслау шартларында кире кайтарылмый торган дәүләт субсидиясе. Сезнең гаилә өчен яхшы ярдәм! Сертификатны торак сатып алуга яисә төзүгә кулланырга мөмкин, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе, Петровларны котлап.

Ул гаиләгә сертификат, гөлләмә, сабыйларга торт тапшырды, гаиләгә иң яхшы теләкләрен җиткерде.

Петровлар гаиләсенә сигез ел, гаиләдә уллары Аристарх һәм кызлары София үсеп килә.

–Яшь гаиләләргә ярдәмгә шундый программа булуына бик шатбыз. Без район үзәгендә шәхси йортта яшибез, ул бик тузган хәлдә һәм без балаларга шартлар тудырырга телибез. Торак алу чиратында без ике ел тордык. Хәзер сертификатны ничек нәтиҗәлерәк куллану турында уйлаячакбыз, – дип уртаклашты Елена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев