Аксубай гаиләләре гасырлар тирәнлегенә киткән нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр
Соңгы яңалыклар

Аксубай гаиләләре гасырлар тирәнлегенә киткән нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр

Районда “Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – тарихта без эзлебез” республика бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Анда Бакировлар, Андреевлар, Хәсәновлар гаиләләре катнашты.

Район мәдәният йорты фойесында бу көнне бик дулкынландыргыч булды һәм күп кеше җыелды. Республика бәйгесенең жюри әгъзалары район башлыгы Камил Гилманов озатуында күргәзмәләрне карадылар, фестивальдә катнашучылар белән якыннанрак таныштылар. Фәимә Гатина Бакировлар гаиләсен тәкъдим итте. Ул үзенең нәселе, төрле тармакларда хезмәт куйган вәкилләре, өлкән яшьтәгеләр кечкенәләргә өйрәткән кеше кыйммәтләре турында сөйләде. Игътибарга зур нәсел шәҗәрәсе, фотосурәтләр, бүләкләр, күпсанлы гаилә өчен кыйммәтле һәм кадерле булган әйберләр тәкъдим ителде.

Андреевлар нәселе турында, күргәзмә материалларын тәкъдим итеп, Вера Уканеева сөйләде. Бу нәселнең гаилә агачы тамырлары белән 1758 нче елга барып тоташа, аның шәҗәрәсе тугыз метрлы кәгазь материалга урнаштырылган. Жюри әгъзалары зур гаиләнең гореф-гадәтләре, яраткан ризыклары, мәдәни казанышлары турында кызыксынып белделәр, ата-бабалардан мирас итеп алынган чуаш баш киемнәрен, чигүләрен карадылар. Андреевлар нәселе вәкилләре башкаруында чуаш халык җырлары яңгырады.

Гөлнур Хәсәнова Исхаковлар нәселен тәкъдим итте. Ул жюри әгъзаларына өлкән буынның данлы хезмәте, сугышчан юлы турында сөйләде, алар турындагы хәтерне гаиләдә кадерләп саклыйлар. Шулай ук Исхаковларның хәзерге вәкилләренә һәм үсеп килүче буынына тукталды. Гөлнур Агалетдин кызы үзенең ата-бабалары, бүгенге көндә бу нәселне тәшкил итүчеләр, хезмәт куючылар, балалар тәрбияләүчеләр турында ихтирам һәм горурлык белән сөйләде.

Бәйгенең икенче этабы сәхнәдә узды. Һәрбер дәгъвачы мәдәни номер әзерләде. Театраль һәм музыкаль номерлар дулкынландыргыч иде. Жюри әгъзалары сәхнәдә барган вакыйгаларны күңелләре аша үткәрделәр.

Андреевлар гаиләсе, чыгышларын халык җырлары белән бизәп, Май чабу халык бәйрәмен күрсәтте. Бакировлар һәм Хәсәновлар чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Һәрберсенең үз үзенчәлеге бар һәм ул тамашачыда җавап тапты.

– Династияләр ягыннан зур эш башкарылган, – дип белдерде район башлыгы Камил Гилманов. – Гаиләләр үзләренең гасырлар тирәнлегенә киткән һәм буыннардан-буыннарга күчкән нәселләрен, тарихларын, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Без үз тарихыбызны белергә тиеш, һәр кеше тормышында буыннар хәтере бик мөһим. Нәсел көчле булса, бөтен халык та көчле. Шуңа күрә Гасырлар кайтавазы программасы дәвамлы булырга тиеш.

Зал йомгаклау нәтиҗәләрен кул чабып кабул итте. Беренче урында – Андреевлар, икенче урында – Бакировлар, өченче урында –Хәсәновлар гаиләләре.

– Аксубай районы үзен бик “текә” район итеп күрсәтте, – дип билгеләп үтте жюри рәисе – югары сәнгать мәктәбе өлкән укытучысы Александр Козлов. – Номерлары көчле, эчтәлекле булды. Без Татарстанда шундый гаиләләр булуы белән горурланабыз, аларга зур ихтирам һәм хөрмәт!

Вера Уканеева гаиләсе бәйгенең зональ этабында Андреевлар нәселен тәкъдим итәчәк. Аңа уңышлар телибез!


Нет комментариев