«Юность» универсаль спорт залында ике көн дәвамында 2008-2009 елларда туган егетләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зональ этабы узды.
Футбол мәйданчыгында лидерлык өчен Татарстан районнарыннан сигез яшүсмерләр командасы көрәште.
Тренер Александр Лодоркин җитәкчелегендәге «Аксу» командасы лаеклы чыгыш ясады. Йомгаклау матчларында ул Базарлы Матак командасын 0 : 4, Болгар командасын 1 : 5 исәбе белән җиңде, Алексеевск районы футболчыларына җиңелде. Нәтиҗәдә, беренчелекнең көмеш призеры була.
Аксубай командасы ТР беренчелеге финалына юллама алды.
Нет комментариев