Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермеры Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белән билгеләп үтелде

Район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов җитәкчелегендә Аксубай районы делегациясе ТР Фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXV съезды эшендә катнашты.

Делегация составына район фермерлары ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, КФХ башлыклары Олег Ермолаев, Фәиз Яруллин һәм Георгий Погодкин керде.

Съездда катнашучылар фермерлык хәрәкәтен үстерүнең, авыл җирлекләрендә һәм муниципаль районнарда эшлекле активлыкны күтәрүнең, авылда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүнең, дәүләт ярдәменең мөһим мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Форум кысаларында тармакның иң яхшы вәкилләрен билгеләп үттеләр. Алар арасында Иске Тимошкинодан фермер хуҗалыгы башлыгы Георгий Погодкин да бар. Республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булды. Бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары — ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды. Ул фермерны югары бүләк белән җылы тәбрикләде һәм алга таба эшендә уңышлар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев