Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермерлары алга таба үсеш планнары буенча фикер алыштылар

Район Советында крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кулланучылар кооперативлары башлыклары конференциясе узды.

Аның эшендә фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район хезмәтләре вәкилләре катнашты. Конференция эшен район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов алып барды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә нәтиҗәләр белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов таныштырды.

Районда 45 актив фермер эшли, шуларның 34е терлекчелек белән шөгыльләнә. Унбер фермер бөртекле культуралар, ябык грунтта яшелчәләр һәм җиләк-җимеш үстерә. Моннан тыш, районда ике кулланучылар кооперативы эшли. Алар 408 катнашучыны берләштерә.

Агымдагы елда КФХ буенча бөртекле культураларның уңдырышлылыгы гектардан уртача 23, 7 центнер тәшкил иткән.

– Районның фермер хуҗалыкларында терлекчелек продукциясенең 20 проценттан артыгы җитештерелә. 2024 елның 1 декабренә КФХда 2005 баш мөгезле эре терлек бар, шулардан 3863 башы савым сыерлары, бу – районның гомуми савым сыерларының чиреге. Ел башыннан район КФХларында 24771,3 тонна сөт, 1169 тонна ит җитештергән (узган елга карата 103 процент). Бер сыердан 6492 килограмм сөт савылган (2023 ел дәрәҗәсенә 105 процент).

– Район авыл хуҗалыгы тармагының җитештерү-икътисадый күрсәткечләренә анализ ясап, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең акчалата кереме 130 процентка артуын күзәтергә мөмкин, – дип билгеләп үтте Борис Соломонов.

Авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт ярдәме һәм субсидияләү программалары буенча төп яңалыклар белән район авыл хуҗалыгы идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Наталья Сорокина таныштырды.

Аеруча куркыныч авыруларны булдырмау, лейкоз белән көрәш һәм мөгезле эре терлекләрне идентификацияләү турында район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин сөйләде. Санитар-эпидемиологик таләпләрне фермерларга Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов җиткерде.

Россельхозүзәкнең район бүлеге җитәкчесе Габдерашит Гыйльметдинов 2025 елга орлыкчылык буенча бурычларга тукталды.

Конференциядә фермерларның республика съездына делегатлар сайладылар. Безнең районнан форумда район фермерлар ассоциациясе рәисе Әлфирә Шакирова, фермерлар Фәиз Яруллин һәм Олег Ермолаев катнашачак.

Утырышта иң мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Алмаз Мингулов һәр кеше белән аралашты, аларның эшләре турында белде һәм алга таба эшчәнлек буенча тәкъдимнәрен белдерде.

– Дәүләт программаларында активрак катнашырга кирәк, – диде ул. – Алга таба да үсәргә мөмкин булган бик күп юнәлешләр бар. Традицион юнәлешләрдән тыш, Башкарма комитет җитәкчесе авыл туризмын да билгеләп үтте.

Фермерлар, беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәре, бу халыкның иң актив өлеше. Һәм бу авылларны саклап калуга, үстерүгә үз хезмәте белән ярдәм итүче кешеләр. Һәм бу очрашу аларның район үсеше өчен никадәр әһәмиятле булуын тагын бер кат раслады.

Конференция уңай нотада тәмамланды: Алмаз Мингулов авыл хуҗалыгы тармагы системасында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен фермер хуҗалыгы башлыгы Павел Назаровка Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев