Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Аксубай фермаларында сөтне узган елга караганда күбрәк савалар

Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 2024 елның 27 маена район буенча тулаем савым 77 тоннадан күбрәк тәшкил итә.

Узган елның май азагына бу күрсәткеч бүгенге көннән 1900 килограммга түбәнрәк иде.

«Молко» ҖЧҖ коллективы шәп нәтиҗәләргә ирешә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиесе фермаларында көн саен 26766 килограмм сөт савалар. Узган ел дәрәҗәсенә карата әлеге күрсәткеч 131 процент тәшкил итә.

Савымнарның арту нигезен савым сыерларын тукландыруда заманча технологияләрне кертү, аларны тәрбияләү һәм терлекчеләрнең һөнәри якын килүе тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев