Аксубай фермаларында югары савым алу өчен резервлар бар
Бүген иртән район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алмаз Мингулов район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов озатуында «Чистай» ХКның «Молко» ҖЧҖ терлекчелек объектларында булды.
«Октябрь» бүлегендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре белән берлектә иртәнге савымда булды, мөгезле эре терлекләрне карау һәм ашату технологиясе белән танышты. Монда 798 баш мөгезле эре терлек бар. Шуның 545 е – савым сыерлары.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 4 октябрьгә булган оператив мәгълүматларына караганда, “Октябрь” бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында һәркөнне 10500-10600 литр сөт савалар. Бер сыердан уртача көнлек савым 22,1 литр тәшкил итә. Предприятиедә 41 кеше эшли. Коллектив үз эшен намус белән башкара. Һәм бу ферма күрсәткечләрендә дә чагыла.
Шул ук көнне Алмаз Мингулов “Карасу” бүлегенең товарлыклы-сөтчелек фермасында булды. Бу терлекчелек объектында 652 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 444 башы савым сыерлары. Монда һәркөнне алты тоннага якын сөт савыла, бер сыердан тәүлеккә уртача 18 литр сөт савып алына.
Фермаларны карап йөрүдә катнашучылар, терлекчелек фермаларының эшен анализлап, терлекләрнең продуктлылыгын арттыру һәм югары савым өчен резервлар булуны билгеләп үттеләр.
Шулай ук Алмаз Мингулов «Сөнчәле» бүлегендә атлар симертү мәйданчыгында да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев