Районның терлекчелек фермаларында җитештерү күрсәткечләре артканнан-арта бара.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 9 ноябрьгә тулаем савым 77 тоннадан артык тәшкил итә. 2022 елның ноябрендә бу күрсәткеч 50 тоннадан артыграк булган.
«Аксу Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында бу көннәрдә 35 тоннадан артык сөт савып алалар, узган ел белән чагыштырганда ике мәртәбә күбрәк.
«МОЛКО» ҖЧҖ терлекчеләре югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Предприятие буенча сөт җитештерү күрсәткече – 25 тоннадан артык. «Октябрь», «Карасу» бүлекләрендә савым узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда уртача ике тапкырга арткан. «Чирмешән» бүлегендә сигез тоннадан артык сөт җитештерелә, бу процентларга салып исәпләгәндә узган ел күрсәткеченә карата 135 процент тәшкил итә.
Нет комментариев