Аксубай егетләренә имин хезмәт теләделәр
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләренә имин хезмәт теләделәр

Бүген армиягә чакырылучыларны ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына чираттагы озату булды.

Россия Федерациясенең Кораллы Көчләрендә хезмәт итәргә Түбән Баланда авылыннан Артем Краснов, аксубайлылар Дмитрий Копанев һәм Антон Смирнов китте. Булачак солдатларны озатырга Хәрби дан мемориалы янында аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары, авылдашлары җыелды.

Тантаналы митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингулов ачты. Ул егетләрнең лаеклы Ватанны саклаучылар балачагына ышаныч белдерде.

– Сезнең өчен яңа вакыт хисабы башлана. Бер елдан соң сез чын ир-атлар булып әйләнеп кайтачаксыз, – диде ул. – Хәерле юл, егетләр.

Районның үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов, Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары Рушан Даутов та армиягә чакырылучыларга фатихалы сүзләр әйттеләр. Юлга кузгалыр алдыннан хәрби хезмәткә чакырылучылар районнан бүләк – кәрәзле телефоннар алдылар.


Нет комментариев