Армиягә чакырылучыларның тагын бер төркемен ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озаттылар.
Алар – аксубайлылар Дмитрий Старшов, Денис Панюков, Андрей Золин, Анатолий Офимкин, шулай ук Урмандееводан Денис Ермолаев, Яңа Кармәттән Владимир Кузнецов, Иске Кыязлыдан Динар Камалетдинов. Иртәнге сәгать алтыда инде булачак Ватан сакчылары Мәңгелек ут алдында сафта тордылар. Хезмәткә озату уңаеннан тантаналы митинг башланганчы Үзәк хәрби округ инспекторы генерал майор Анатолий Молоствов һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте активистлары егетләр белән аралаштылар, аларга әтиләрчә үгет-нәсыйхәт бирделәр.
Митингны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул билгеләп үткәнчә, Ватанга хезмәт итү – ир-атның изге бурычы. Ул егетләргә яхшы хезмәт итеп, бер елдан хәрби фәнне ныклап үзләштереп өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.
– Бу бәйрәм көнендә мин булачак солдатларның әниләрен Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм, – диде ул. – Бу җәмгыятьтә хатын-кызның ролен аеруча ассызыклаучы бәйрәм. Сез чын ир- егетләр – Ватанны саклаучыларын тәрбияләп үстердегез. Моның өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим, балалар сезне уңышлары белән генә сөендерсен.
Анатолий Молостов, хәрби комиссар Сергей Иванов, «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте активисты Алексей Бобов хәрби бурычларын лаеклы үтәргә, өйдәгеләрне, әти-әниләрен һәм якыннарын онытмаска, алар белән элемтәдә торырга дип теләделәр. Йорт белән элемтәгә керү өчен район җитәкчесе һәркемгә кесә телефоны тапшырды.
Нет комментариев