Хәрби хезмәткә чакырылучыларның чираттагы төркеме ТР Хәрби комиссариатының җыелу пунктына юл алды.
Яңгырлы һава торышы егетләне тантаналы рәвештә озатырга комачауламады, традиция буенча алар армиягә Хәрби дан мемориалы яныннан киттеләр. Хәрби марш уйнады, аларны озатырга күп санлы якыннары җыелган иде.
– Лаеклы хезмәт итүегезне телим, – дип мөрәҗәгать итте армиягә чакырылучыларга район башлыгы Камил Гилманов. – Ихлас күңелдән бу елны үзегез өчен файда белән үткәрүегезне, чын сугышчы булуыгызны һәм физик чыныгу, тормыш тәҗрибәсе алуыгызны телим. Хәерле юллар сезгә!
Егетләргә иң изге теләкләрен Чирмешән һәм Аксубай районнарының хәрби комиссары Сергей Иванов җиткерде һәм Ватанга хезмәт итүнең ир-егет өчен изге бурыч булуын билгеләп үтте.
Район җитәкчесе һәм хәрби комиссар хәрби хезмәткә чакырылучының һәрберсенә, якыннары белән элемтәне югалтмас өчен, кәрәзле телефоннар тапшырдылар. Якыннары белән хушлашу өчен биш минут вакыт бирелде, егетләрне озатучылар чолгап алды.
Авыл җирлекләре башлыклары да үзләренең хәрби хезмәткә алынучы егетләрен озатырга килделәр.
– Яңа Үзи авылыннан Утемуратовлар гаиләсендә бишенче уллары армиягә китә, – диде Беловка авыл җирлеге башлыгы Илсур Мәхмүтов. – Шунысы кызык: әниләре өч улын армиягә бер көнне озаткан иде, алар исән-сау хезмәт итеп кайттылар, күптән түгел генә дүртенече улы да армиядән кайтты һәм менә Салаватка да чират җитте.
– Минем дә барысы да яхшы булыр, – дип өстәде егет.
Төпчекләре алтынчы сыйныфта укый, ул да, абыйлары кебек, сафка басарга әзер. Туганнары егетне кочакладылар, әнисе моңсу гына елмайды, чөнки улы белән бер елга аерылышалар бит. Солдат армиядән кайткач, аны озаткан көнне искә төшерү өчен бөтенесе бергә фотога төштеләр.
Урмандеево авыл җирлегеннән хәрби хезмәткә ике егет – Алексей Краснов һәм Ермак Сидоров китте. Алексей – яшь әти, аны озатырга хатыны Арина һәм туганнары килгән. Ермакны якыннары белән бергә Екатеринбургтан армиягә озататырга дуслашып йөрегән кызы килгән – мең чакрымнан артык ара, сөйгән ярына иң җылы сүзләрне әйтү өчен киртә булмаган.
Нет комментариев