Россиядә сроклы хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
Быел Татарстанда армиягә 3,5 меңгә якын кешене җибәрү планлаштырыла. Язгы чакырылыш кампаниясенең ничек узуы һәм көзге чакырылыштагы үзгәрешләр турында Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары майор Рушан Даутов сөйләде.
– Армиягә чакыруны оештыру – ил, төбәк һәм район өчен катлаулы һәм мөһим бурыч. Язгы чакырылыш кампаниясенә йомгак ясап, аның уңышлы узуын әйтәсе килә. Армиягә Аксубай районыннан 48 егет китте. Бу эштә катнашкан кешеләрнең барысы да үз вазифаларына җаваплы карадылар, ә кайбер белгечләр хәрби комиссариатның Рәхмәт хатларына лаек булдылар. Алар арасында хәрби хезмәткә чакырылу комиссиясе рәисе Станислав Зайцев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алексей Тимирясов, шулай ук медицина тикшерүен сыйфатлы уздырган өчен табиб-дерматовенеролог Римма Сафина һәм фельдшер Наталья Охотникова, хәрби-учет өстәлен исәпкә алу һәм броньлау буенча белгечләр Марина Кондратьева һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларны актив әзерләгән өчен Гүзәлия Иштутова бар.
–Чакыру эшендә нинди яңалыклар бар, шул хакта сөйләп китсәгез иде?
– Көзге кампания беренче тапкыр “Хәрби исәпкә алуның һәм электрон повесткаларның бердәм реестрын” кулланып уздырыла. Мондый повесткаларны җибәрү турындагы мәгълүмат һәркем өчен дә мөмкин булган реестрга кертелә. Электрон повестка юлланганнан соң җиде көн узгач китерелгән дип санала, әмма басма повесткалар да юридик көчкә ия. 20 календарь көн узгач җитди сәбәпсез килмәгән очракта, “Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы Федераль закон нигезендә гражданинга килүне тәэмин итүгә юнәлдерелгән вакытлыча чикләү чаралары кулланылачак.
Вакытлыча чикләүләр чит илгә чыгуны, кредитлар алуны, автомобиль белән идарә итүне чикләүне, күчемсез милекне кадастр исәбенә алуны туктатуны һәм шәхси эшкуар яисә үз-үзен мәшгуль дип теркәүдән баш тартуны үз эченә ала.
Административ кодекс повестка буенча килмәгән өчен 10 000 сумнан 30 000 сумга кадәр штрафны, ә җинаять кодексы – 200 000 сумга кадәр штрафны, ике елга кадәр мәҗбүри эшне, чакырудан читләшкән өчен алты айга кадәр кулга алуны яисә ике елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Кызганычка каршы, Аксубай егетләре арасында хәрби хезмәткә барудан тайпылучылар да очрый, бу хәрби комиссариатлар һәм хокук саклау органнары тарафыннан өстәмә игътибар уята.
Шуңа да карамастан, яшь кешеләрнең күбесе хәрби хезмәткә чакыруга ихтирам белән карый, алар Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә һәм илнең тулы кыйммәтле яклаучысы булырга әзер. Хәрби хезмәткә чакыру таләпләрен үтәүгә контрольне көчәйтү һәм яшьләр белән актив эшләү Кораллы көчләр сафларын уңышлы тулыландырырга һәм илнең оборона сәләтен югары дәрәҗәдә саклап калырга ярдәм итәчәк.
Нет комментариев