«Аксубай егетләре» музыкантлары Халыкара бәйге лауреатлары булдылар
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» музыкантлары Халыкара бәйге лауреатлары булдылар

Аксубай район мәдәният йортының Наилә Крайнова җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле катнашучылары Әлмәттә Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал Тауда» Халыкара фестиваль-бәйгесендә зур уңыш белән чыгыш ясадылар.

Иҗади бәйгедә Татарстан, Башкортостан, Казахстан шәһәрләреннән һәм районнарыннан 200дән артык музыкант катнашты. Аксубайлылар чын талант күрсәттеләр һәм үз яшь төркемендә җиңүчеләр булдылар.

  • «Аксубай егетләре» балалар үрнәк баянчылар ансамбле – I дәрәҗә лауреат;
  • Глеб Мясников, Ксения Романова, Артур Искәндәров триосы – II дәрәҗә лауреат;
  • Семён Крайнов – I дәрәҗә лауреат;
  • Глеб Мясников – II дәрәҗә лауреат;
  • Ксения Романова – III дәрәҗә лауреат;
  • Айгөл Насретдинова – III дәрәҗә лауреат булдылар.

Фото район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев