«Аксубай егетләре» һәм талантлы кашык белән көй чыгаручылар тармак ветераннарын матур чыгышлары белән сөендерделәр
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендәге «Аксубай егетләре» балалар баянчылар халык ансамбле һәм «Игелек берлеге» кашыкчылар ансамбле «Нежность» КЦСОНда чыгыш ясады.
Социаль хезмәтләр алучылар – өлкән буын кешеләре, алар музыкага битараф түгел, бигрәк тә балалар чыгыш ясаганда. Яшь талантлар ветераннарны чын күңелдән сөендерделәр. Алар тамашачыларга матур музыкаль композицияләр бүләк иттеләр, борынгы, классик һәм бүгенге көндә популяр булган заманча әсәрләрне башкардылар. Чыгыш вакытында шатлыклы мохит хөкем сөрде, тыңлаучылар музыкантларны җылы алкышладылар, иҗади номерлар өчен рәхмәт әйттеләр.
Фото: «Нежность» КЦСОН архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев