Аксубай егетләре армиядә хезмәт итәргә тели
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре армиядә хезмәт итәргә тели

1 ноябрьдән бөтен Россия буенча көзге чакырылыш кампаниясе башланды. Аксубай районында чакырылыш комиссиясе эшли башлады.

150дән артык егет медицина тикшерүе узарга тиеш. Районнан 50 дән артык кешесе РФ Кораллы көчләренә хезмәт итәргә чакырылачак. 

Бу көннәрдә район үзәк хастаханәсендә кеше күп. Төрле профильдәге белгечләргә чиратларда хәрби хезмәткә чакырылучыларны күрергә мөмкин. Барлык табиб кабинетларын узганнан соң, егетләр район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев рәислегендә хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе каршына басалар. Ул район үзәк хастаханәсенең актлар залында урнашкан. 

Аның составында – хәрби комиссариат җитәкчеләре, төрле структуралар һәм ведомстволар – мәгариф, сәламәтлек саклау, полиция, районның иҗтимагый оешмалары вәкилләре. Нәкъ менә биредә армиягә чакырылучының киләчәк тормышы хәл ителә: ул армиядә хезмәт итәчәкме яки китү кичектерелеп торылачакмы. Һәрберсе белән җентекләп әңгәмә алып барыла. Комиссия әгъзалары егетләргә сәламәтлек, мәгариф, гаилә хәле турында сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Һәм һәркемгә тагын бер үзгәрешсез сорау бирелә: 

– Армиягә теләп барасызмы, әллә кирәк булгангамы? 

Бу сорауга комиссия әгъзалары бер үк төрле диярлек җавап ишетәләр: 

– Хезмәт итәргә теләк белән барам. 

Күпләр инде уку йортларын тәмамларга, кемдер эшләргә дә өлгергәннәр, солдат тормышына әзер булуларын таныйлар. Егетләр нык һәм көчле булсалар да, оешманың абруйлы вәкилләре каршына баскач аларның бераз дулкынланулары да сизелә. Булачак солдатлар үзләрен чын ир-егетләр кебек тоталар.


Нет комментариев