Аксубай егетләре армия сафларына китте
Соңгы яңалыклар

Аксубай егетләре армия сафларына китте

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының җыелу пунктына унбиш егет озатылды.

Иртәнге сәгать өчтә үзәк мәйдан халык белән тулды. Алар бирегә хәрби хезмәткә алынучы якын кешеләрен армиягә озатыр өчен килделәр. Булачак солдатларны озату тантанасында шулай ук «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте әгъзалары да катнашты.

Егетләр традиция буенча Мәңгелек ут янында тезелеп бастылар. Армиягә алынучылар төркемендә: Иске Чуаш Адәмсуы авылыннан Артем Антонов һәм Кирилл Петров, Савгачтан Алексей Бобов, Яңа Үзидән Инсаф Мәгыйзов һәм Илсаф Мәхмүтов, Иске Савруштан Андрей Мельников, Чуаш Енорускиносыннан Иван Муртазин, Кәкре Күлдән Михаил Севастьянов, Васильевкадан Антон Сидоров һәм Павел Сидоров, Беловкадан Данила Статин, Иске Үзидән Вячеслав Титов, Иске Ибрайдан Илнур Туктагулов, Иске Ильдеряктан Эдуард Туртыгин, Иске Мокшинодан Виктор Курдюков бар.

Район башлыгы Камил Гилманов булачак солдатларга теләктәшлек сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Сезгә чын күңелдән яхшы хезмәт итүегезне һәм исән-сау әйләнеп кайтып, район иминлеге өчен хезмәт куюыгызны телим, – диде ул. – Хәерле юл сезгә!

Хәрби хезмәткә чакырылучыларга изге теләкләрен үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов та җиткерде.

Автобуска утырыр алдыннан егетләргә, якыннары белән элемтәдә торуларын теләп, районнан бүләк – кәрәзле телефоннар тапшырылды.

Фото: район мәдәният йорты архивыннан.


Нет комментариев