Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Аксубай егетләре» ансамбленнән яшь музыкант Денис Мацуевның Иҗат мәктәбендә укыячак

Район мәдәният йортының «Аксубай егетләре» балалар халык баянчылар ансамблендә тәрбияләнүчеләр «Татнефть» хәйрия фонды һәм Иветта Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» хәйрия фондының яңа мәдәни-мәгариф проектында – I «Рухият» иҗат мәктәбендә катнаштылар.

Әлеге проектның максаты – Суздальда узачак Денис Мацуевның җәйге Иҗат мәктәбенә иң яхшы башкаручыларны сайлап алу иде. Аксубайдан I иҗат мәктәбендә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Наилә Крайнова җитәкчелегендә Семен Крайнов, Глеб Мясников һәм Ксения Романова катнаштылар. Әлмәт янында бер атна нарат урманы тирәсендәге балалар ял лагерендә булу балаларга бик уңай йогынты ясады. Проектта катнашучыларның өч төркеменнән берәр музыкант сайлап алынды. «Баян» төркеменнән Семен Крайнов сайланды. Ул Суздальда уку өчен сертификат алды, Глеб һәм Ксения – өйрәнү турында таныклык. Төркем җитәкчесе Наилә Крайновага Рәхмәт хаты тапшырылды.

Иҗади мәктәптә уку нәтиҗәләре буенча, квоталарга карамастан, өчесенә дә 2023 елда «Сандугач сайрар илем» (БФ "Рухият", Татнефть) фестиваль-бәйгесендә катнашу броньланган.

– Рухият иҗат мәктәбендә белем алу бәхетенә ирешүебез белән бик шатбыз, – диде Наилә Крайнова. – Һәм безнең вәкилнең Денис Мацуевның җәйге Иҗат мәктәбенә сайлап алу узуына да бик сөендек. Бу – зур казаныш. Россиянең әйдәп баручы музыкаль уку йортлары укытучылары белән дәресләр балаларга киләчәктә үсеш өчен бик күп нәрсә бирде. Аларның югары сәнгать хезмәткәрләре, иҗади кешеләр даирәсендә аралашулары, кызыклы дуслар табулары да шулай ук мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев