Аксубай эчке эшләр бүлеге ветераннары елга йомгак ясадылар
Соңгы яңалыклар

Аксубай эчке эшләр бүлеге ветераннары елга йомгак ясадылар

Аксубай районы полиция бүлегендә ЭЭМ ветераннарының район иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенә анализ ясадылар

Ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов бер ел эчендә башкарылган эшләр турында хисап тотты.

– Безнең иҗтимагый оешма 48 ветеранны берләштерә, аларның барысы да үзләренең һөнәри һәм тормыш тәҗрибәләрен кулланып, хокук тәртибен саклауда актив катнашалар, – дип билгеләп үтте ул.

Аларның һәркайсы зур ихтирамга лаек, чөнки алар гомерләрен район халкының тынычлыгын һәм иминлеген саклауга багышлаган кешеләр.

Ел дәвамында ветераннар хәрәкәте вәкилләре район мәктәпләре укучылары арасында «Батырлык дәресләре» үткәрәләр. Аларның кыюлыгы һәм ныклыгы мисалында Ватанны, законны һәм хокук тәртибен саклаучыларның яшь буыны тәрбияләнә. Алар укучылар өчен һәрвакыт үрнәк булып тора.

Совет әгъзалары шулай ук үзләренең өлкән иптәшләренең йортларына барып, аларның хәлләрен беләләр, кирәк булганда, ярдәм кулы сузалар. Бәйрәмнәрдә, юбилейларда тәбриклиләр. Алар төркемнәре белән республиканың истәлекле урыннарында да еш булалар.

Киңәшмәдә катнашучылар якты дөньядан киткән хезмәттәшләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар, оешма сафларына яңа әгъзалар кабул иттеләр. Аларга эчке эшләр министрлыгы ветераннары таныклыклары тапшырылды.

Борис Альдиванов 2026 елга планнар белән таныштырды.

Гомәр Хәйруллин ветераннар оешмасының мохтаҗ әгъзаларына нинди ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлек җитәкчесе Йолдыз Билалов ветераннар советы эшенә йомгак ясады.

– Ветераннар хәрәкәте эчке эшләр бүлеге эшендә зур әһәмияткә ия, – дип ассызыклады ул. – Өлкән иптәшләребезнең гамәли тәҗрибәсе яшь полиция хезмәткәрләре өчен бик тә кыйммәтле.


Нет комментариев