Аксубай районында район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә Советның чираттагы утырышы узды.
Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашты.
Депутатлар дотацияне муниципаль районнарның бюджет тәэмин ителешен 2024 елга һәм 2025-2026 еллар план чорына физик затлар кеременә салымнан район бюджетына өстәмә түләүләр нормативы белән тигезләүгә алмаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Финанс бюджет палатасы рәисе Ольга Петрова район Советының бюджетның чыгым өлешендәге карарына үзгәрешләр кертү белән таныштырды.
Башкарма комитетның кадрлар бүлеге җитәкчесе Резидә Нурхәмәтова муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында хәбәр итте.
Аксубай муниципаль районы Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында юрист Андрей Емельянов җиткерде.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Нет комментариев